Вернуться к обычному виду
Закрыть
Авторизация
Логин:
Пароль:

Забыли пароль?
Регистрация
Войти на сайт | Регистрация

Уполномоченный по защите прав предпринимателей
в Республике Башкортостан

официальный сайт

Первое лицо

Гибадуллин Рафаиль Вагитович Гибадуллин Рафаиль Вагитович

Уполномоченный по защите прав предпринимателей в Республике Башкортостан

Газета "Кызыл тан": "Төрле яклап имелгән сыер сөт бирә алмый"

  • 25 декабря 2014

    Ведущие СМИ

    Русия Президенты Владимир Путинның Дәүләт думасына еллык Юлламасындагы тәкъдимнәре кече бизнес өчен нинди мөмкинлекләр ача?

    Күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт думасына еллык Юлламасын җиткерде. Юллама — илнең 2015 елгы үсеш стратегиясе ул. Мөһим документта икътисади үсеш мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бүленү беркем өчен дә зур яңалык булмады. Чоры һәм вакыты шундый. Президентның бу юнәлештәге тәкъдимнәрен бизнес вәкилләре шатланып кабул итте. Киләсе елда гамәлгә ашырылачак яңалыклар өчен эшкуарлар озак еллар дәвамында көрәште, үзләрен власть ишетсен өчен зур көч салды. Шуларның кайберләренә аерым тукталыйк.

    Сер түгел, күзәтчелек, хокук саклау органнары тик-шерүләр белән озак еллар дәвамында эшкуарларга көн күрсәтмәде. Юлламада бу мәсьәлә дә игътибардан читтә калмаган. Киләсе елда махсус реестр эшли башлаячак. Биредә кайсы органның нинди предприятиене тикшерәчәге турында мәгълүмат урнаштырылачак. Аның нәтиҗәләре белән теләгән һәркем таныша алачак. Аңлашыла, мәкерле тикшерү-ләргә, ришвәтчелеккә чик куелачак. Шул ук вакытта, бизнес та тел-теш тидермәслек дә-рәҗәдә камилләшергә тиеш. Эшкуарларга бу юнәлештә активлашу өчен дәртләндерү чарасы да бар. Тикшерүләр нәтиҗәсендә өч ел дәвамында кимчелекләр ачыкланмаган предприятиеләргә “күзәтчелек каникуллары” игълан ителәчәк. Ягъни, өч ел дәвамында би-редә дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдәге тикшерүләр үткә-релмәячәк. Күренүенчә, үзгә-решләр ике як өчен дә файдага булачак. 

    Бүгенге хәл-шартларда яңа оештырылган предприятие-ләргә тернәкләнү җиңел түгел. Көндәшләрдән, административ киртәләрдән тыш, салымнар “буа”. Бу күренешне башкачарак, аңлаешлырак итеп күз алдына китерергә мөмкин. Яңа туган бозаудан ит тә, сөт тә таләп итеп булмый. Бозау үссен өчен аңа тиешле шартлар тудырырга, яхшы итеп тәрбияләргә кирәк. Әлегә кадәр эшкуарлар тумас борын ит, сөт бирүче бозау хәлендә булды. Ниһаять, киләсе елда хәл үзгәрәчәк. Президент Юлламасында бу мәсьәлә дә игътибардан читтә калмаган. Яңа оештырылган кече предприя-тиеләр ике ел салым түлә-мәячәк. Шулай ук, яңа эшли башлаган җитештерү куәтләре дә ташламалы шартларда эшләячәк. Киләсе елда старт алган кече бизнес вәкилләренә аякка басу җиңелрәк булачагын аңлау өчен белгеч булу таләп ителми. Мәгълүм булуынча, страховка түләүләре-нең кинәт артуы эшкуарлар саны кимүгә китерде. Мөгаен, уңай шартлар кече предприя-тиеләр, эшкуарлар санын янә арттырыр. 

    Икътисади санкцияләр нә-тиҗәсендә Русиягә кайбер чит ил товарлары кертелми башлады. Димәк, безнең бизнес вәкилләренә базарда бушаган урынга килү мөмкинлеге бар. Өстәвенә, бу мәсьәлә Юлламада аерым билгеләнгән. “Өч-биш елда халыкны башлыча үзебездә җитештерелгән сыйфатлы һәм кыйммәт булмаган дарулар, азык-төлек белән тәэмин итәргә тиешбез” диелә мөһим документта. Эшкуарларга беренче чиратта кайсы өлкәләргә игътибар итәргә кирәклеге аңлашыла. Сер тү-гел, табиб биргән даруларның күпчелеге чит илнеке. Моңа кадәр Көнбатыш Европа фермерлары җитештергән продукцияне кулландык. Шул ук вакытта, бөлгән колхоз җирләрен чүп басты, милке таралды. Мөгаен, хәзер бу юнәлештә дә хәл үзгәрер. Башкортстанда чит ил продукциясен үзебез-некенә алыштыру юнәлешендә телгә алырдай нәтиҗәләр бар. Уңышлы гамәлгә ашырылучы “500 ферма” программасы төбәктә сөт җитештерүне арттыруга хезмәт итә. “Фармстандарт” предприятиесенең яңа куәтләре сафка кертелү дә куанычлы күренеш.

    Чит илләрдә фән, бизнес һәм власть даими хезмәт-тәшлек итә. Кызганычка каршы, без бу юнәлештә артта калганбыз. Юлламада бу мәсьәлә дә игътибардан читтә калмаган. “Бөтен нәрсәне чит илдән сатып алабыз. Шул ук вакытта, үзебезнең индустрия, фән читтә кала. Хөкүмәт кысаларында координация үзәге төзергә тәкъдим итәм. Аның максаты — эре проектларны гамәлгә ашыру буенча заказларны ил предприятиелә-рендә урнаштыру, тикшеренү нигезен үстереп, продукция җитештерүне җайга салу” диелә бу хакта Юлламада.

    Чыннан да, бүген галимнә-ребезгә, уйлап табучыларыбызга башлангычларын гамәл-гә ашыру җиңел түгел. Мисал эзләп әллә ни ерак китәсе юк. Техник фәннәр кандидаты, Башкортстан дәүләт аграр университеты укытучысы Фаил Галләмов Русиядә тиңе булмаган җиһазлар, корылмалар уйлап таба. Әйтик, бүген кошчылык фабрикалары ел саен йөзләгән мең сум штраф түли. Чөнки кош тизәге экологиягә зыян сала. Фаил Наил улы мәсьәләне хәл итү юлын тапкан. Кош асралган биналарга махсус бактерияләр кертелә. Алар начар ис чыганагын эшкәртеп, зарарсыз ашламага әйләндерә. Кызганычка каршы, Фаил Наил улының шушы һәм башка җиһазлары әлегә бер-кемнең дә игътибарын җәлеп итми. Гамәлдәге сынауларны уңышлы үтсә дә, җитештерел-ми. Шунысы гаҗәп: чит илдә җыелган шундый ук җиһазлар кыйммәткә сатып алына. Мө-гаен, Юлламадагы тәкъдим-нәр Фаил Галләмов кебек галимнәргә яңа мөмкинлекләр ачар.

    Украинадагы хәл-вакыйгалар нәтиҗәсендә Русия санк-цияләр “камавында” калды, гасырлар дәвамында төрле юнәлешләрдә уңышлы хез-мәттәшлек иткән Көнбатыш белән аралар суынды. Реформалардан башка мондый хәл-шартларда үсеш тизлеген саклап калу авыр булыр иде. Дөрес, бу максатка ирешү бүген дә җиңел булмаячак. Шулай да әлегә кадәр файдаланылмаган куәтләрне эшкә җигүнең нәтиҗәле булачагына өмет зур.

    Санкцияләрнең икътисади үсешенә булышлык итү мисаллары да бар. Әйтик, атом-төш коралы ясауда гаепләнүче Иран да санкцияләр камавында калган иде. Бу ил бөлген-леккә төшмәде. Киресенчә, авыл хуҗалыгын, кече бизнесны һәм башка тармакларны үстереп, икътисади үсешкә иреште. Бүген Иран, авыл хуҗалыгы продукциясе белән үзен генә тәэмин итүдән тыш, кайбер чит илләрне дә тәэмин итә. Русия мондый максатка ирешә алырмы? Монысы, барыннан да бигрәк, үзебезнең тырышлыкка һәм Юлламадагы тәкъдимнәрнең уңышлы га-мәлгә ашырылуга бәйле.

    Авторы - Айдар Зәкиев








Возврат к списку


DB query error.
Please try later.