Вернуться к обычному виду
Закрыть
Авторизация
Логин:
Пароль:

Забыли пароль?
Регистрация
Войти на сайт | Регистрация

Уполномоченный по защите прав предпринимателей
в Республике Башкортостан

официальный сайт

Первое лицо

Гибадуллин Рафаиль Вагитович Гибадуллин Рафаиль Вагитович

Уполномоченный по защите прав предпринимателей в Республике Башкортостан

"Кызыл тан": "Амнистия!"

  • 10 июля 2013

    Ведущие СМИ

    4 июльдә Русия Дәүләт думасының “Амнистия игълан итү турында” карары көченә керде. Мөһим документның соңгы редакциясен парламентның түбәнге палатасы 2 июльдә кабул итте. Шул рәвешле Дәүләт думасы икътисади җинаятьләр буенча амнистия игълан итте. Ул Русиядә Җинаять кодексының 27 мәддәсе буенча (авторлык, уйлап табу һәм патент хокукларын бозу, законсыз эшкуарлык белән шөгыльләнү, маркалаштырылмаган товар һәм продукция җитештерү, сатып алу, саклау һәм сату, законсыз банк эшчәнлеге, фирма оештыру өчен документларны законсыз куллану, законсыз кредит алу, кредитор бурычын һәм салымнарны түләүдән баш тарту, законсыз товар билгесен куллану һәм башкалар) гаепле дип табылган якынча 10 мең кешегә кагылачак һәм 1,5 ел гамәлдә булачак.

    Президент Владимир Путин икътисади җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне иреккә чыгару турындагы бу проектны хуплауны сорап, Санкт-Петербургта үткән Халыкара икътисади форумда чыгыш ясаган иде. “Икътисади амнистия турында” карарга ярашлы, беренче тапкыр эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә җинаять кылучылар, зыянны түләгән яки түләргә әзер булган кешеләр иреккә чыгарылачак. Шулай ук амнистия шартлы рәвештә хөкем ителүчеләргә, хөкем карары кичектерелүчеләргә, суд карарын көтүчеләргә һәм эшләре тикшерүдә булганнарга кагыла. Документка ярашлы рәвештә, урлашу яки көч кулланып җинаять кылучыларга, бер тапкыр ярлыкаланганнарга һәм амнистиягә эләгүчеләргә хөкүм карары үзгәрешсез кала.

    Дәүләт думасының комитет рәисе Павел Крашенинников сүзләренә караганда, икътисади амнистиядән каза күрүчеләр дә отачак. Документ шартлары буенча хөкем ителүче каза күргән гражданга һәм юридик берәмлеккә милкен кайтарып бирергә яки күрсәтелгән зыянны каплатырга тиеш. 2000 елдан башлап Дәүләт думасы җиде тапкыр амнистия игълан итте, аның кысаларында бер миллионга якын кеше азат ителде.

    Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин сүзләренә караганда, “Амнистия игълан итү турында” карар белән бергә аны куллану тәртибе дә расланган.

    — Депутатлар амнистия турында карарның соңгы, Русия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән вариантын үзгәрешләрсез һәм өстәмәләрсез кабул итте, — ди Рафаэль Мәрданшин. — Кабул ителгән хокук нормалары бизнес өчен бик мөһим. Чөнки моңа кадәр җаваплылыкка тарттыру һәм җәза бирү мәсьәләләре закон нигезендә анык билгеләнмәгән иде.

    Миңа сизелерлек зыян китермәгән икътисади җинаять кылу нәтиҗәсендә Русия Җинаять кодексының 159нчы мәддәсе буенча штраф салынган һәм шартлы рәвештә хөкем ителгән бик күп эшкуарлар мөрәҗәгать итә. Җинаять җаваплылыгына тарттырылганнан соң алар бизнесларын дәвам итә алмыйлар. Эшкуарлар кредит алалмый, партнерларын югалта. Амнистия турында карар кабул итүне мин дәүләт тарафыннан эшкуарларга ярдәм итү чарасы, дип карыйм. Күрелгән чаралар сизелерлек зыян салмаган, яисә белмәгәнлектән законнан читкә тайпылган, яки судья һәм тикшерүчеләр гаебе белән хөкем ителүчеләргә җәмгыять алдында үзләрен аклау мөмкинлеге бирер, дип уйлыйм.

    Әйткәндәй, амнистияне Дәүләт думасы игълан итә, Федерация Советының хуплавы таләп ителми. Шулай ук бу документка Русия Президенты да кул куймый. Карар басылып чыккан көннән көченә керә һәм алты ай дәвамында гамәлгә ашырылырга тиеш.

    Республикада икътисади җинаятьләр буенча амнистиягә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча Баш идарәсенең җинаять-башкарма комиссиясе исәбеннән 36 кеше алыначак. 3 җинаятьче холык төзәтү колониясендә утыра, 32се иркеннән мәхрүм ителмәгән, бары тик исәптә тора. Шулай ук тикшерү изоляторында утыручы бер кеше икътисади амнистиягә эләгәчәк. Федераль хезмәтнең матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бу әлегә якынча мәгълүматлар, амнистиягә эләгүчеләр саны күбрәк тә булуы мөмкин. Шул ук вакытта, алар барысы да иреккә чыга дигән сүз түгел. Югарыда әйткәнебезчә, хөкем ителүче каза күргән гражданга һәм юридик берәмлеккә милкен кайтарып бирү яки зыянны каплату амнистиянең төп шарты булып тора. Моны ул алты ай эчендә эшләргә тиеш. Суд дәгъвалары зур сумма да булуы мөмкин. Мисал өчен, Башкортстаннан амнистиягә бер кандидатның 5 миллион сум түлисе бар.

    http://kiziltan.ru/tat/news/ekonomika/22829.html









Возврат к списку