Вернуться к обычному виду
Закрыть
Авторизация
Логин:
Пароль:

Забыли пароль?
Регистрация
Войти на сайт | Регистрация

Уполномоченный по защите прав предпринимателей
в Республике Башкортостан

официальный сайт

Первое лицо

Гибадуллин Рафаиль Вагитович Гибадуллин Рафаиль Вагитович

Уполномоченный по защите прав предпринимателей в Республике Башкортостан

"Кызыл тан": "Полиция - малтабарга дус һәм иптәш"

  • 11 мая 2013

    СМИ о нас

    Башкортстан буенча эчке эшләр министры Михаил Закомалдин белән эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин үзара бәйлә­нешләр турында ки­ле­шү төзеде. Анда эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм рес­пуб­ликаның ин­вес­тицияләр җәлеп итү­чәнлеген яхшыртуга өстенлек бирелә.

    Документтагы юнәлеш­ләрнең берсе — яклар арасында мәгъ­лүмат алмашу. Бу өлкәдә нәти­җәле хезмәт­тәшлек корруп­циягә, намуссыз көндәшлеккә каршы көрәшү буенча көчләрне берләш­терү мөмкинлеге бирәчәк.

    — Хокук саклау органнары белән аралашу барышында бик күп проблемалар килеп тууы сер түгел. Бу килешү нәти­җәсендә эшкуарларны борчыган, аларда үзләренә карата гаделсезлек күрсәтү тойгысы тудырган эшләргә ныграк игътибар бирү мөмкин булачак. Бу, чыннан да, арытаба эшне җиңеләйтәчәк, — диде Рафаил Гыйбадуллин.

    — Килешү җентекле әзерләнгән. Шуны ассызыклап үтәм: Эчке эшләр министрлыгы хуҗалык итүче субъектларны законсыз эзәрлекләү ягында түгел. Алдан тикшерүләр үткәргәндә, җинаять эшләрен тикшергәндә объектив һәм тулы картинаны ачыклау өчен эшлибез. Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил белән үзара мөнәсәбәтләр закон бозмаучы бизнесменнарның да, шулай ук кайбер намуссыз коммерция структураларыннан зыян күргән гражданнарның да хокукларын якларга ярдәм итәчәк, дип уйлыйм, — дип билгеләде министр Михаил Закомалдин.

    — Эшкуарлар мөрәҗәгатьләренең 20 проценты Прокуратура һәм Эчке эшләр министрлыгына кагыла. Ел башыннан без хокук саклау органнарына кагылышлы 25 гариза алдык, узган елда алар нибары 12 иде. Бу, бер яклап, эшкуарларның активлыгы һәм ачыклыгы турында сөйләсә, икенче яклап, хәл итәсе мәсьәләләр барлыгын да күрсәтә. Иң элек бездән һәр мөрәҗәгать буенча ашыгыч чара күрүне көтәләр, — диде Рафаил Гыйбадуллин.

    http://kiziltan.ru/tat/news/ekonomika/20959.html








Возврат к списку