Вернуться к обычному виду
Закрыть
Авторизация
Логин:
Пароль:

Забыли пароль?
Регистрация
Войти на сайт | Регистрация

Уполномоченный по защите прав предпринимателей
в Республике Башкортостан

официальный сайт

Первое лицо

Гибадуллин Рафаиль Вагитович Гибадуллин Рафаиль Вагитович

Уполномоченный по защите прав предпринимателей в Республике Башкортостан

Газета "Туган як": "Республика эшкуарлары безгә килде"

  • 16 апреля 2013

    СМИ о нас

    11 апрельдә Октябрьскийда Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукы буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль район һәм шәһәрләрдә сайланган жәмәгать ярдәмчеләре өчен республика семинары оештырылды.

    Республика күләмендәге мондый чараның нәкъ бездә үткәрелүе очраклы түгел, Октябрьскийда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча байтак казанышларга ирешелгән, шуңа да безнең эшкуарларның күрсәтердәй эшләре дә, уртаклашырдай тәжрибәләре дә бар.

    Октябрьский эшкуарларының хокукларын яклауда Вәкилнең безнең шәһәр буенча билгеләнгән жәмәгать ярдәмчесе Анатолий Кузнецов көч салачак. Республика буенча барлыгы 64 жәмәгать ярдәмчесе билгеләнгән, аларга бина бүленгән һәм эш тәртибе расланган. Республиканың Эшкуарлар хокукы буенча Вәкаләтле вәкиле итеп 5 елга сайланган Рафаэль Гыйбадуллин нәкъ шул жәмәгать ярдәмчеләренә таянып эшлиячәк.

    Бу чараның төп максаты — Вәкилнең жәмәгать ярдәмчеләренә киңәш-табыш бирү, методик ярдәм күрсәтү, эш оештыру тәжрибәсе белән уртаклашу, шәһәребезнең нәтижәле эшләүче кече эшкуарлык субъектлары белән таныштырудан гыйбарәт иде. Семинар эшендә Башкортстан Республикасының башкарма власть органнары, күзәтчелек-тикшерү, эшкуарларның ижтимагый оешмалары вәкилләре, шулай ук Русия Президенты карамагындагы эшкуарлар хокукын яклау Аппаратыннан М.Зубков катнашты. Шәһәр исеменнән хакимият башлыгының беренче урынбасары А. Шмелев кунакларны һәм катнашучыларны озатып йөрде.

    Чараның чыгышларга багышланган өлешеннән соң барысы да «Альтернатива» предприятиесенә юлланды. Биредә алар пластмасс әйберлєр житештерү сәнәгате белән танышты.

    Благовар районы вәкиле В. Габдрахманов тәссоратларын тыя алмады:

    — «Альтернатива»да үземне әйтерсең лә берәр чит ил заводында йөргәндәй хис иттем, бик ошады. Менә бит ничек итеп тә эшләргә була икән! Мин үзем реклама агентлыгы оештырган идем. 7 ел шул өлкәдә эшлим. 1 төрле хезмәт күрсәтүдән башлаган идек, хәзер 42 төргә житкердек. Сездән эшләргә канатланып кайтам, бик күп файдалы мәгълүмат тупладым, жиң сызганып эшләргә дә, эшләргә инде хәзер, — диде Благовар эшкуары.

    Менә шулай, яшь барган саен өлкәннәрнең әйткәннәрен ешрак искә аласың икән. Миңа да әле әбекәйнең «Файдага булсын» дигәне искә төште. Илдә ниндидер яңалык була-калса, ул шулай тыныч кына «Файдага була күрсен инде» дия торган иде. Бу юлы минем дә шулай дип әйтәсе килде. Эшләгән кешегә мөмкинлек тудырылсын, каршылык-мәсьәләләрне жиңеп чыгарга шушы жәмәгать ярдәмчеләренең файдасы тисен иде берүк. Ә бит бүгенге көндә бар кеше дә жиң сызганып, үз эшен башларга, нидер житештерергә атлыгып тормый. Әйдә, теләге булганнар эшләсен, ник аларга комачауларга. Тик нигәдер бездә бу еш кына киресенчә килеп чыга: барча күзәтчелек органнарының, тикшерүчеләрнең күзенә иң элек эшләгән кеше чалына шул. Урамда трай тибеп, гәп сатып, кәеф-сафа корып йөрүчегә нигәдер беркем берни дәшми, штраф та салмый...

    Ю. Дәүләтбаева

    http://www.tugan-yak.ru/component/k2/item/1966-respublika-eshkuarlaryi-bezge-kilde








Возврат к списку