Вернуться к обычному виду
Закрыть
Авторизация
Логин:
Пароль:

Забыли пароль?
Регистрация
Войти на сайт | Регистрация

Уполномоченный по защите прав предпринимателей
в Республике Башкортостан

официальный сайт

Первое лицо

Гибадуллин Рафаиль Вагитович Гибадуллин Рафаиль Вагитович

Уполномоченный по защите прав предпринимателей в Республике Башкортостан

"Кызыл тан": "Салым түләүдә нинди үзгәрешләр көтелә?"

  • 30 апреля 2014

    СМИ о нас

    Оешмалар мөлкәтенә билгеләнгән салымны исәпләү объектның кадастр бәясенә нигезләнеп башкарылачак, дигән фикер күптән ишетелә иде инде. Мондый салымнарны кемнәр түләячәк? Ул оешмаларга зур чыгымнар китермәсме? Күптән түгел шушы сораулар Башкортстан эшкуарларын яклау буенча вәкиллек каршындагы Иҗтимагый эксперт берләшмәсе катнашлыгында үткән киңәшмәдә күтәрелде.

    Күчемсез милеккә салым өчен кадастр бәясенең 2 процентын куллану — мәй­даны 1000 квадрат метрдан зуррак административ-эшлекле оешмаларга һәм сәүдә үзәкләренә кагылачак. Бу респуб­ликаның “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” Законына үзгәрешләр кертүне дә күз уңында тота. Әгәр дә законга өстәмәләр кертү хупланса, ул 2015 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк. Салым күләмен акрынлап арттыру каралган: 2015 елда ул 1,5 процентка күтәрелсә, 2016 елда 2 процентка артачак.

    — Бу үзгәрешләр, башлыча, Уфа районнарында урнашкан иске биналарга һәм сәүдә үзәкләренә кагылачак, чөнки җир участогы хакы кадастр бәясенә бәйле, — диде Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппаратының баш белгече Артем Гәрәев.

    Уфаның Эшкуарлар берләшмәсе рәисе Денис Киселев, мондый алым урта һәм кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр иңенә авыр йөк булып ятачак, дип белдерде.

    — Бүген республикадагы бик күп сәүдә үзәкләрендә вак кибетләр эшли. Әгәр дә бу салым шундый зур биналарга кагыла икән, аренда өчен түләүләр дә артачак, — диде ул.

    Башкортстанда 23 мең сәүдә үзәге рәсмиләштерелгән, шуның 146сының гына мәйданы 1000 квадрат метрдан кимрәк. Әмма халык санын исәпкә алганда, сәүдә үзәкләре саны бик аз. Мәсәлән, Уфада бер мең кешегә гомум сәүдә үзәкләренең 661 квадрат метр мәйданы туры килсә, авыл җирендә ул 300дән дә түбәнрәк.

    Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Гүзәл Асылова билгеләвенчә, күчмә милеккә яңача салым түләү, “искесе” белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк тәшкил итәчәк. Мисалга ул Уфа һәм Стәрлетамак шәһәр­ләрендәге сәүдә үзәкләрен китерде. Әлегә кадәр алар якынча 37 миллион 35 мең сум салым түләсә, кадастр бәясен кулланып исәпләнгән түләүләр 44 миллион 52 мең сумга җитәчәк.

    Утырышта кадастр бәясенең яңа биналар өчен генә отышлы булуы сызык өстенә алынды, чөнки алар өчен бу күрсәткеч базарныкыннан өч тапкыр кимрәк булачак.

    30 апрельгә кадәр эшкуарлар бу законны көйләү буенча үз тәкъдимнәрен белдерергә тиеш. Майда әлеге закон проектына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр республиканың Финанс министрлыгына җибәреләчәк.

    http://kiziltan.ru/tat/news/ekonomika/28076.html








Возврат к списку