Вернуться к обычному виду
Закрыть
Авторизация
Логин:
Пароль:

Забыли пароль?
Регистрация
Войти на сайт | Регистрация

Уполномоченный по защите прав предпринимателей
в Республике Башкортостан

официальный сайт

Первое лицо

Гибадуллин Рафаиль Вагитович Гибадуллин Рафаиль Вагитович

Уполномоченный по защите прав предпринимателей в Республике Башкортостан

"Кызыл тан": "Башкортстан вәкиле - беренче!"

  • 11 января 2014

    СМИ о нас

    Башкортстанда Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин исеменә Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Борис Титовтан һәм аның аппараты җитәкчесе Татьяна Марченкодан хатлар килде.

    “Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил системасы эшчәнлегенең беренче елы тәмамлана. Шушы вакыт эчендә Русия Федерациясе субъектларында эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилләрнең төбәкләрдәге челтәре оештырылды. Бүген бу системага 74 төбәк керә.

    Сезнең дә эшчәнлек нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешүегезне билгеләп үтү шатлыклы. Арытаба да үзегезнең төбәктә бизнес-омбудсмен исемен югары йөртәчәгегезгә, эшкуарларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаячагыгызга ышанам. Яңа елда да берлектәге нәтиҗәле эшкә исәп тотабыз”, — дип билгели үзенең хатында федераль бизнес-омбудсмен Борис Титов.

    “Русия Федерациясе субъектларында төбәк вәкилләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү таләпләренә ярашлы, Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкил аппараты төбәктәге омбудсменнар эшенә йомгак ясады. Сынау рәвешендә 70 төбәк рейтингы булдырылды. Әлеге эштә төбәк вәкилләренең эше исәпкә алынды, расланган мәгълүматлар гына файдаланылды, бәяләүдә төбәк законының һәм бизнес-омбудсмен аппаратының булу-булмавы исәпкә алынмады. Төбәк вәкилләренең эш нәтиҗәлелеген бәяләү йомгаклары буенча Сез беренче урынны алдыгыз. Яңа елда да нәтиҗәле эшчәнлек алып баруыгызга ышанабыз”, — диелә Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил аппараты җитәкчесе Татьяна Марченконың хатында.

    http://kiziltan.ru/tat/news/ekonomika/26356.html








Возврат к списку